Количество результатов: 879000 (796381), поиск занял 0.004 сек.

Результаты поиска

  1. Бүлмәгә кайтып кергәч, мин аның пальтосын салдырып, кулыннан гына тотып, өстәл янына китереп утырттым, үзем дә урындык алып, каршысына утырдым … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  2. Мин, һич орынмыйча, аңа — аның алсуланып янган йөзенә, энҗедәй ике генә төртке җемелдәгән зур кара күзләренә, кечкенә тулы иреннәренә, уртасы чокырлы йомшак иягенә, йомшак, шома муенына карап утырдым … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  3. » дип миңа сыена торган иде. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  4. Хафаза бер сүз дәшмәде, яңадан чак сизелерлек борчылу йөзенә чыккандай булды. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  5. Эмаль чәйнек белән чәй дә кайнатып керттем, портвейнны да, азаплана торгач, пәке белән ачып, өстәл уртасына куйдым. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  6. Мин әз-мәз эчкәләгән кеше булсам да, Хафазаның, әйтүенә караганда, вино дигән нәрсәне моңарчы авызына да алганы булмаган икән әле. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  7. Бүген иртәнчәк тә Басыйр, минем белән күрешеп киткәч, Хафаза янына барып, бик үз кешедәй аңа иелә биреп, тик ни өчендер кылый күзләрен тирә-якка йөрткәләп, озак кына сөйләнеп торды. Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  8. Мин, билгеле, алар янына барып тормадым һәм соңыннан да Хафазадан нәрсә сөйләштегез дип сорарга телем бармады — просто ваксынасым килмәде … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  9. Бу үзенә күрә бер гадәткә, җан таләбенә әйләнде дисәм дә хата булмас … Әмирхан Еники . ВӨҖДАН
  10. Ләкин соңга табарак ничектер җитдиләнә төште, йөзенә борчылу да чыккандай булды, ә хәйрүш абзый белән минем бәрелешне ишеткәч, чын-чыннан куркынып: «әй, җаным, нигә андый кеше белән сүз көрәштерәсең? Әмирхан Еники . ВӨҖДАН